Каратунда ниләр бар?
Бүгенге көндә авыл җирлеге – авыл халкының мөһим, көндәлек проблемаларын хәл итүче хакимият органы булып тора. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, без Каратун җирлегенең эшчәнлеге белән танышып кайттык.
Гөлнара Нәҗмиева – Каратун авыл җирлеге белгече. Аның да бу хезмәткә килүенә 8 ел вакыт узган.
-Халык белән эшлим, авыл төркемнәренә мәгълүматлар таратам. Субсидияләргә документлар җыябыз. Эшемне яратам, — диде ул.
Каратун авыл җирлегенең баш хисапчысы Люция Сәлахова әлеге эшкә 2013 елда килә. 13 елдан бирле эшенең барлык нечкәлекләрен өйрәнгән, үзләштергән ул. Төгәллек һәм җаваплылык – аның яраткан сыйфатлары.
- Җирлекләренең чыгымнарын һәм керемнәрен төгәллек белән башкарырга тырышам. Хезмәт хакы исәбен алып бару, салымнар, ут, газ өчен түләү минем вазифам. Бүгенге эшне иртәгегә калдырырга яратмыйм, безнең эштә төп таләпнең берсе – өлгерлек, — ди ул.
Ләйсән Мифтахова җирлектә хәрби исәп эшен алып бара. Ул бу вазифага 8 ел элек алынган.
-Армиядән кайтучыларны, җирлеккә яңа күченеп килүчеләрне, теркәлүчеләрне исәпкә алабыз. Безнең җирлектән махсус хәрби операциягә 29 ир-егет китте. Аларның әти-әниләре белән элемтәдә торабыз, хәлләрен беләбез. Концертларга чакырабыз. Егетләрнең һәрберсе исән-сау кайтсын иде, — ди Ләйсән.
Каратун җирлегендә 3 посёлок һәм 1 авыл бар. Каратун тимер юл станциясендә 421 хуҗалыкта 969 кеше, Морзаларда 200 хуҗалыкта 493 кеше, Каратун ашлык кабул итү бистәсендә 160 хуҗалыкта 376 кеше, Свияжный бистәсендә 206 хуҗалыкта 523 кеше яши. Аларның 83е мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 223е укучылар, 779е пенсионер һәм 68е студентлар. Барлыгы 25 күп балалы гаилә теркәлгән. 8 яңа гаилә барлыкка килгән, 13 бала дөньяга аваз салган.
-Авыл җирлегенең төп бурычы — халыкның яшәеше, көнкүреше өчен уңайлы шартлар тудыру, салымнар җыю, газ һәм юлларны карау. Каратун – районда иң зур җирлекләрнең берсе. Бездә 2500 кеше гомер итә. Төрле милләт вәкилләре дус, матур, тату, уртак максатларда яшиләр. Булган проблемалар вакытында хәл ителә. Җитәкчеләрнең булышлыгы белән һәм үзара салым акчаларын җыеп, төрле эшләр башкарабыз. Юллар салу, су челтәрләрен яңарту, башнялар кую, тирә-юньне төзекләндерү, халык өчен ял итү урыннары булдыру һәм башка эшләр безнең бурычыбыз, — ди Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев.
Каратунда шәхси хуҗалыкларда 103 баш мөгезле эре терлек, 133 баш сарык, 40 баш кәҗә, 1976 баш кош-корт асрала, 118 умарта оясы бар. Узган ел Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бирелгән, шәхси хуҗалык алып баручыларга сыер, кәҗә, бия, кош-корт асрауда ярдәм итү йөзеннән 1216 750 сум субсидия бирелгән.
Җирлек башлыгы үзара салым акчаларының да тиешле максатларда кулланылуын әйтеп узды. Узган ел Морзалар авылы, Каратун станциясе, Каратун ашлык кабул итү бистәсе, Свияжский бистәсе урамнарына таш өслекле юл салынган, Каратунның урам утларына яңа яктырткычлар алынган, өстәмә 7 ут баганасы һәм яктырткычлар куелган. Каратун ашлык кабул итү, Свияжский бистәләрендә контейнер мәйданчыклары булдырылган. Шулай ук трактор өчен җиһазлар алынган.
-Узган ел 455 мең сум үзара алым акчасы җыелды. Ул республикадан 2 миллион 275 мең сум булып кайтты һәм кирәкле максатларда тотылды. Быел Морзаларда, Каратунда, Заготзернода, Свияжныйда урамнарга таш юл салу, Морзаларда су линияләрен карау, Каратунда обелиск төзү күздә тотыла, — ди җитәкче.
Биредә бишенче ел инде зурлап Каратун көне уза. Һәр ел саен җирлек халкы, читтә яшәүче якташлар бәйрәмгә җыела. Бу көнне традицияләр яңара, тарихи уеннар оештырыла, дус-туганнар, классташлар очраша. Шулай ук Нәүрәз, Яңа ел бәйрәмнәре, балалар өчен Сабантуйлар оешкан төстә уза. Каратун мәдәният йортында “Өммегөлсем” һәм “Каратун йолдызлары” ансамблҗләре эшләп килә, “Әйләнә сәхнә, әйләнә” театр коллективы оешкан.
Махсус хәрби операциядә Каратун җирлегенең 29 батыр егете катнаша. 13 егет мобилизация кысаларында, 16 егет контракт төзеп Ил иминлеге сагына баскан. Кызганыч, батырларча һәлак булучылар да бар. Алар 4 егетләрен вакытсыз югалткан.
Җирлектә волонтёрлык эше алып барыла. Шулай ук даими рәвештә егетләргә гуманитар ярдәм озатыла. Каратун җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев шәхсән үзе дә делегация составында гуманитар йөк илтүдә катнашты. Июль аенда ул делегация белән берлектә махсус хәрби операция зонасында булды. Егетләр белән очрашып, хәлләрен белеп, күчтәнәчләр биреп, гаиләләренә сәламнәр алып кайтты.
-Каратун тегү цехында Ләйлә Яхина җитәкчелегендә махсус хәрби операциядәге егетләргә носилка, дронга каршы юрганнар, госпиталь өчен кием-салымнар тегелә, маскировка челтәрләре үрелә. Морзалар китапханәсендә беренче көннәрдән үк волонтёрлык хезмәте оешты. Китапханәче Гөлназ Гатауллина белән берлектә токмачлар кисәләр, шифалы үлән чәйләре тутыралар, дронга каршы челтәрләр үрәләр. Заготзерно бистәсендә егетләргә ярдәм эше Илдүс белән Алсу Гыймрановаларның өйләренә оешкан. Бирегә Зур урамның уңган куллы хатыннары килә. Изге күңелле авылдашларга зур рәхмәт. Батыр егет үстергән әти-әниләргә рәхмәтебез чиксез. Егетләребез исән-сау гаиләләренә кайтсын, тизрәк тынычлык урнашсын иде, — ди Радик Исмәгыйлев.
Авыл җирлегенә төрле сораулар белән 39 кеше мөрәҗәгать иткән. Карлы кышларда да сынатмаган алар. Юлларны вакытында ачып, халыкка уңайлылык тудырган.
- Халык мөрәҗәгате читтә калмый. Урам утларының яктырткычлары алмаштырылды, агачлар киселде. Шулай ук су насослары алмаштырылды. Территорияләрне һәрвакыт тәртиптә тотабыз. Балалар мәйданчыгыннан чүп-чарларны җыештырабыз. Соңгы вакытта чүп-чарны ТБОга илтү проблемасы бар. Әлеге мәсьәлә дә хәл ителеп килә, машиналар килә башлады. Алар маршрутны өйрәнеп беткәч, урамнарыбыз да чистарак булыр дип ышанам , — дип белдерде Радик Исмәгыйлев.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев җирлектә чисталык эшенә зур игътибар бирелүен билгеләп узды. Чисталык икеайлыгы кысаларында өмәләр оештырыла. Бирлектә 27 оешма бар. Бина тирәләре, урамнар, яр буйлары, шәхси йорт яннары җыештырыла. “ЭкоЯз” проектына алар теләп кушыла. Мәктәп, балалар бакчалары, мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге бер максатта эшли.
Каратун мәктәбендә 221 бала белем ала. Коллективта 23 укытучы хезмәт куя. Каратунның “Гөлчәчәк” балалар бакчасында 38 бала, Свияжный бистәсенең “Ләйсән” балалар бакчасында 54 бала тәрбияләнә. Яшь буынның киләчәге матур, өметле, имин булсын өчен мәгариф оешмалары, әти-әниләр, өлкәннәр бергәләп көч куя.
Җирлек башлыгы Радик Исмәгыйлев соңгы вакытта халык арасында барлыкка килгән яман күренешләр өчен дә борчылуын белдерде.
-Туган белән туганнар талаша, күрше белән күрше әчелешле була. Мал җитми, кайталар да әрләшәләр, бүлешәләр. Халкыбызны бу сыйфатлар бер дә бизәми. Йортларны, участокларны рәсмиләштерү эше бара. Әлеге эш барышында низаглар бигрәк тә күп чыга. Халыкны кешелекле булырга, бар әйберне дөрес кабул итәргә өндәр идём. Күп йортлар ишлеп, таралып ята. Бу җирлек өчен бер дә матур күренеш түгел. Дуслык-татулыкка ни җитә, — ди ул.
Халык мөрәҗәгатьләренә килгәндә, соңгы вакытта төлкеләрне ату, каты көнкүреш калдыкларын түгү буенча сораулар ешайган. Җәй көне исә су кытлыгы сиздерә. Бу мәсьәләләр дә тиздән хәл ителер дип көтелә.
-Район җитәкчелеге һәрчак ярдәм итә. Республика программаларында катнашабыз. Бары тик күңелләр тыныч, Илебез имин булсын. Калганы эзлекле төстә хәл ителә бара, — ди Радик Исмәгыйлев.