Бүген җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советының егерме беренче утырышы ачылды. Утырыш эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты. Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов үткәрде.
Көн тәртибенә 22 мәсьәлә кертелде. Депутатлар кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү турында, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында, янгын куркынычсызлыгы турында, Татарстан Республикасы Судьяларының квалификация коллегиясендә җәмәгатьчелек вәкилләре турында республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектларын беренче укылышта караячак.
Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2025 елдагы эшчәнлеге турындагы хисап белән Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады. 2025 елда Хисап палатасы тарафыннан барлыгы 45 комплекслы һәм тематик тикшерү тәмамланган, 60 закон проектына, Татарстан Республикасы дәүләт программаларына үзгәрешләр кертү проектларына һәм Министрлар Кабинетының аерым карарларына экспертиза үткәрелгән.
Ачыкланган хокук бозулар һәм җитешсезлекләрнең гомуми күләме 5 млрд 899 млн 653 мең сум тәшкил иткән. Хисап палатасы таләпләре буенча контроль объектлары тарафыннан бюджет акчаларын тотканда, республика һәм муниципаль милектән файдаланганда 5 млрд 503 млн 880 мең сумга яисә билгеләнгән күләмнең 93,3%ы хокук бозулар һәм җитешсезлекләр буенча чаралар күрелгән.
Республика территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы турында ТР яшьләр эшләре буенча министры Азат Кадыйров сөйләде. Татарстанда бүген миллионнан артык яшь граждан яши, бу республика халкының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. 2025 ел нәтиҗәләре буенча безнең республика яшьләр белән эшләү буенча Россия төбәкләре арасында иң яхшысы дип танылган. «Мондый нәтиҗәгә республика эчендә ведомствоара бердәм эш нәтиҗәсендә генә түгел, ә безнең яшьләр сәясәтенең федераль экосистемасына тулысынча кушылуыбыз нәтиҗәсендә дә ирешелде", — дип ассызыклады министр.
«Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтен үстерү» дәүләт программасын финанслау күләме 2025 елда 8,9 млрд сум тәшкил иткән, 2026 елда — 9 млрд сум. Узган ел республикага «Яшьләр өчен төбәк» проекты һәм Росмолодежның форум кампанияләре кысаларында 276 млн сумнан артык федераль акча җәлеп ителгән. Акчалар Химиклар мәдәният йорты базасындагы яшьләр үзәген ремонтлауга һәм тармак белгечләре өчен белем бирү программаларына юнәлдерелгән.
2025 елда төрле программалар кысаларында Татарстанда 7 объект төзелгән: Балык Бистәсе һәм Саба районнарында-2 яшьләр үзәге, Кукмара, Сарман, Баулы, Биектау, Нурлат районнарында 5 балалрны савыктыру лагере. Узган ел 32 объектка капиталь ремонт ясалган: 5 яшьләр үзәгенә, 7 яшьләр клубына, 9 психологик-педагогик ярдәм үзәгенә, 11 балаларны савыктыру лагерена — 2,77 млрд сумга. 2026 елга реновация планнары турында сөйләгәндә, Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, 3 млрд сумга якын 30 объект планлаштырылган.
Яңа тенденцияләргә килгәндә, Азат Кадыйров хәбәр иткәнчә, тикшеренүләр статистикасы буенча балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр көн саен челтәрләрдә 4-9 сәгать үткәрә, ә атналык күрсәткеч 24 сәгатьтән артып китә. "Безнең бурыч — бу талантларны күңел ачудан иҗат итүгә, исәпсез кулланудан җаваплылыкка юнәлтү", — дип билгеләп үтте Азат Кадыйров.
Министр сүзләренчә, эшкә урнашу — деструктив холыкны профилактикалауның иң нәтиҗәле чараларының берсе. Узган ел 16 меңгә якын бала студентлар хезмәт отрядлары составында эшләгән, 6 меңгә якын бала яңа эшче һөнәрләре алган. 2026 елда кимендә 15 мең студентны эшкә урнаштыру планлаштырыла.
Шулай ук бүген беренче укылышта карауга 2025 елга Татарстан Республикасы бюджеты һәм Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турында закон проектлары әзерләнгән.