Үлем сәбәпләрен морг хезмәткәрләре раслый.
Чаллыда яшәүче ир-ат яңа шәһәрнең 44нче комплексында яшәүче апасының хәлен белергә бара. Ләкин 44 яшьлек апасын исән килеш күрә алмый.
Хатын-кыз йокы бүлмәсендәге диванда яткан килеш вафат булган. Суд-медицина экспертизасының якынча мәгълүматлары буенча хатын-кызның йөрәге ике атна элек туктаган.