#

«Татарстанда кемнәргә теш протезын бушлай куялар?

  • В стране
  • 11.02.2026 01:02

«Татарстанда кемнәргә теш протезын бушлай куялар?

Татарстанда тешкә протезлар ясау буенча ташламалы программа расланды. Бу исемлеккә кемнәр керә? Нинди тикшеренүләр узып була? Ни өчен кешеләр тешсез калганчы йөри?

Тешсез калуга кешеләр үзләре дә гаепле була

Тешләрне карап-тәрбияләп тору авыр эш түгел, тик күпләр моны үти алмый. Еш кына кариеска да игътибар итмиләр, теш сызламый, димәк табибка да еллар буе бармаска була. Бу пульптит, ә иң начар очракта ялкынсыну һәм киста китереп чыгара. Ә бит ярты елга бер тапкыр стоматологка күренеп торырга кирәк.

Артык күп кофе, дару төнәтмәләре эчү һәм тәмәке тартуда тешләр зыян күрә. Төнлә тешләрен шыгырдатучыларның да, дөрес булмаган тешләмен төзәтергә теләмәүчеләрнең тешләре дә таушала.

«Күпләр олы кешеләр генә тешсез кала, дип уйлый, тик бу алай түгел. Төрле кеше авыз куышлыгын төрлечә карап тора. Кайвакыт күренергә килгән урта яшьләрдәге кешеләрнең тешләреннән бары тик тамырлар гына калган була, әлбәттә, боларны алып ташларга гына кала», – дип аңлатты Республика стоматология поликлиникасының ортопедия бүлеге мөдире Эльмира Айдарова.

Бәхеткә, заманча медицина кешегә хәтта тулысынча юкка чыккан тешләрне дә компенсацияләргә мөмкинлек бирә. Моның белән стоматолог-ортопедлар шөгыльләнә. Аларны ортодонтлар белән бутау хата – ортодонтлар башлыча балалар белән эшли, тешләм һәм теш рәтендәге җитешсезлекләрне төзәтә.

«Махсус операция катнашучылары безгә теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала»

Татарстан җитәкчелеге стоматология ярдәмен, шул исәптән тешкә протезлар куюны үстерүне тәэмин итә. 2025 елда Министрлар Кабинеты Татарстанда аерым категория гражданнарга теш протезлары кую буенча хезмәт күрсәтү Программасын раслады.

Ташлама буенча протезларны түбәндәгеләр ала:

  • Пенсия яшенә җиткән хезмәт ветераннары;
  • 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 9 маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләүчеләр, монда СССРның вакытлыча оккупациядә булган территорияләрендә эшләгән чор исәпкә алынмый;
  • Бөек Ватан Сугышы чорында фидакарь хезмәт өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр;
  • Сәяси репрессияләрдә зыян күрүчеләр, реабилитацияләнгәннәр;
  • Пенсия яшенә җиткәнче Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләренә лаек булган кешеләр;
  • Махсус операция катнашучылары.

«Махсус операциядә катнашучылар ташламаларга ия кешеләр исемлегенә узган ел ахырында керде. Алар Республика стоматология поликлиникасына теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итә ала. Алар өчен дә, алда саналган ташламалы башка категорияләр өчен дә барысы да бушлай була», – диде Эльмира Айдарова.

Татарстанда төбәк ташламалары ия кешеләргә салына торган пластиналы протезлар, кайбер бюгель конструкцияләр һәм Россиядә җитештерелгән материаллардан салынмый торган элементларны бушлай алырга мөмкин. Программага цементлаштыру һәм коронкаларны салдыру, авыртуны басу һәм гарантия ремонты керә.

Стоматологиядә онкологиягә скрининг ясыйлар

«Без бөтен республикадан кешеләрне кабул итәбез. Алар регистратурага мөрәҗәгать итә, аннан консультациягә һәм табибка каралырга керә. Шунысы мөһим – бездә чиратлар юк. Соңыннан без аларны дәваланырга, кирәк булган очракта, тешләрен алдырырга җибәрәбез», – дип аңлатты стоматолог-ортопед.

Республика стоматология поликлиникасында «аутофлуоресцентная стоматоскопия» дигән ысул кулланыла. Стоматолог авыз куышлыгының лайлалы тышчасын махсус лампа ярдәмендә карый. Бу процедура авырттырмый, зыяны юк, ул берничә минут дәвам итә һәм аның ярдәмендә авыз куышлыгы яман шешен ачыклап була.

Әгәр табиб патологик үзгәрешләр күрә икән, пациентны Татарстанның республика клиник онкология диспансерына беренчел онкологик кабинетка онкологка консультациягә яки яшәү урыны буенча амбулатор онкология ярдәме үзәгенә җибәрә.

Бөтен төр онкология авырулары арасында авыз куышлыгы яман шеше якынча 3 процентта очрый. Аңа барыннан да бигрәк түбәндәге кешеләр бирешүчән була:

  • 40 яшьтән өлкәнрәкләр;
  • Сигез елдан артык тәмәке тартучылар яки көненә 15тән артык тәмәке тартучылар;
  • Кеше папилломасы вирусы һәм герпес вирусы кичергәннәр;
  • Ультрашәмәхә йогынтысында еш булучылар.

«Пациентның авыз куышлыгы әзер булгач, без дәвалануның ничек узганын, алынган теш урыннарының ничек төзәлүен бәялибез. Аннан соң протезлар ясау эше башлана. Без, стоматолог-ортодеплар, компьютер томографиясе һәм казналык күчермәсе (слепок) ясыйбыз», – дип сөйләде Эльмира Айдарова.

Стоматолог-ортопед ясаган слепокны лабораториягә җибәрәләр һәм теш техниклары эшкә тотына.

«Пациентның табибка беренче мәртәбә килүеннән протез алуына кадәр иң күбе бер ай вакыт уза. Без пациентлар өчен уңайлы даталарны билгелибез, шулай ук аларның барлык теләкләрен, салына торган яки салынмый торган протез теләвен исәпкә алабыз», – дип аңлатты табиб.

«Ташлама каралмаган кешеләргә протезны ничек алырга?»

«Түләүле профиль буенча да без шул ук хезмәтләрне тәкъдим итәбез. Татарстан халкы металл-керамика яки цирконий коронкалары, шулай ук имплантлар куя ала. Бу ысулда тешне игәүләргә кирәкми, тик аңлыйсыздыр, бу арзан түгел», – диде стоматолог-ортопед Руслан Янгузаров.

Аның сүзләренчә, бүген имплант кую өчен яшь киртә түгел. Җитмеш яшьтән өлкәнрәкләр дә аларны актив куйдыра һәм куллана.

«Кайбер очракларда протез куймыйча булмый. Попов-Годон феномены бар. Әгәр өстәге теш астындагысы төшә икән, ул терәген югалта һәм үзе аска таба төшә. Тамыры ачыла, монда бер яхшы нәрсә дә юк. Мондый хәл булмасын өчен, булмаган теш урынына протез куярга кирәк. Без гомумән, кешенең үз тешләрен саклап калырга тырышабыз, хәтта казналыкта ул бер үзе генә калса да», – дип аңлатты Эльмира Айдарова.