Татарстан шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә булышуны дәвам итә. Бу эштә республика районнары, предприятиеләр, эшмәкәрләр катнаша.
Алексеевск районы шәһәргә чираттагы ярдәмне китерде. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков һәм Алексеевск районы хакимияте башлыгы Сергей Демидов Лисичанск шәһәренең сәнгать мәктәбенә җиһазлар һәм коммуналь хезмәтләр өчен йөк тапшырды.
Лисичанскиның сәнгать мәктәбенә йөрүче балалар язын Татарстанда булып киткән: Биектау районның “Добрый” лагерында ял иткән, Казанның Фешин исемендәге сәнгать училищесында булган. Сәфәре барышында балалар рәсемнәр, фотосурәтләр ясаган.
Өйләренә кайтканнан соң педагоглары белән бергәләп сәфәрләренә бәйле күргәзмә әзерләгән. Балалар Ринат Садыйковка һәм Сергей Демидовка үзләренең хезмәтләрен күрсәтте. Алексеевск районы вәкилләре үзләренең бер сәфәре барышында педагоглар белән мәктәпкә нинди ярдәм кирәклеге турында сорашкан. Ул чагында укытучылар фотографиягә төшерү дәресләре өчен җиһазларның җитмәве турында сөйләгән.
Шуннан район эшмәкәрләре катнашында әлеге мәктәпнең фотостудиясе өчен җиһазлар тупланган. Шулай итеп, хәзер мәктәпнең фотостудиясенә фотографияләр ясау өчен кирәкле барлык җиһазларны китерделәр. Фотостудия өчен җиһазлардан тыш, мәктәпкә сынлы сәнгать дәресләре өчен материаллар: акварель кәгазе, акварель һәм гуашь җыелмалары, пумалалар һәм башка кирәк-ярак тапшырылды. Алексеевск районы ярдәменең бер өлеше Лисичанск шәһәренең коммуналь хезмәтләре өчен тупланган. Йөккә җылылык сезонына әзерләнү өчен 700 атамадан артыграк кирәк-ярак кертелгән.