Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечняда Владимир Путин исемендәге Россия спецназ университетында булды. 2013 елның 1 августында Халыкара уку үзәге буларак нигез салынган, акрынлап ул тулы канлы университетка үскән. Бүген ул масштаблы инфраструктуралы уникаль укыту-тренировка комплексы. Университетның максаты — дәүләт органнарына махсус билгеләнештәге көчләр әзерләүдә ярдәм итү, югары казанышлар спортын үстерү һәм гражданнарга хәрби-патриотик һәм физик тәрбия бирү программаларын үтәү. Россия спецназ университеты Россиянең һәм дус дәүләтләрнең барлык көч министрлыклары һәм ведомстволары белгечләре арасында тәҗрибә уртаклашу өчен бердәм платформа булырга тиеш. Рөстәм Миңнехановка тренировка мәйданчыкларын һәм техниканы күрсәттеләр. /ТР Рәисе Матбугат хезмәте