#

Мошенниклар җылылык өчен түләнгән акчаны кайтару турында ялган хәбәр таратып алдый башлаган

  • В мире
  • 19.03.2026 08:17

Татарстанда мошенниклар, янәсе, җылылык өчен түләнгән артык акчаны кире кайтару турында хәбәрләр җибәрә башлаган.

Бу хакта “Татар-информ” Әлмәт хакимияте мәгълүматларына таянып яза.

Мондый хәбәрләрнең максаты – кешенең шәхси картасы яки банк картасы мәгълүматларын кулга төшерү. Шикле сылтамага күчү акча урлауга яки вирус кертүгә китерергә мөмкин. Шуны истә тотарга кирәк: чын идарәче компанияләр смс-хәбәрдәге сылтама аша акчаны кире кайтармый. Түләүләрне яңадан исәпләү рәсми квитанцияләрдә генә күрсәтелә. “Өлкән яшьтәге туганнарыгыз һәм күршеләрегезне кисәтү аеруча мөһим. Фәкать рәсми элемтә каналларына гына ышаныгыз”, – дип чакырганнар шәһәр хакимиятендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.