#

Рөстәм Миңнеханов Габдулла Кәриевның тууына 140 ел уңаеннан видео урнаштырды

  • Персонально
  • 20.05.2026 03:39

Бүген күренекле татар педагогы, драматург һәм театр эшлеклесе Габдулла Кәриевның тууына 140 ел тула. Бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында видео урнаштырды.

«Татар театрына нигез салучыларның берсе буларак, ул үзенең бөтен гомерен милли сәнгатьне үстерүгә багышлады.

Габдулла Кариев сәхнәдә татар драматургларының фикерләрен тормышка ашырды. Дөнья классикларының әсәрләрен безнең тамашачыбызга адаптацияләде. Замандашлары тарафыннан аның хезмәте бик югары бәяләнде. Татар театрының 120 еллык юбилее елында без бөек шәхесләрне искә алабыз»,– дип язды Татарстан Рәисе.