Алсу бу хакта үзе хәбәр итте.
Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи-Биктаһированың кече кызы Алсу социаль челтәрләрдә тормышының матур мизеле белән уртаклашты.
Алсу сөйгәне белән никах укытты. Никах Мәскәүдә булды. Яшьләр илебез башкаласының матур урыннарында фотога төшкәннәр.
Кәләш: "Бәхет тынычлыкны ярата", — дигәнне күздә тотып, кияүнең исемен дә язмады.
Фәкать матур фотолар белән генә бүлеште.
Яңа гаиләгә бәхет, имин тормыш телибез. Аларның бәхетле тормышына әниләренең рухы сөенеп ятсын.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Фотолар скриншот