MAX мессенджерында яңа төзелешләрне күзәтеп бару сервисына (2025 елның декабрендә пәйда булган) язылучылар саны 200 меңнән артып киткән инде.
Россия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Константин Михайлик шул хакта белдергән.
“Хәзер анда безнең 200 меңнән артыграк язылучыбыз бар, аларның саны даими артып тора. MAXта үзегез сайлап алган йортның ничек төзелүен күрү, төзелешнең яңа этабына күчү турында хәбәр алу мөмкинлеге булдырылган. Халыкта ихтыяҗ зур булган бик уңайлы, заманча сервис”, – дип аңлатып үткән “ТАСС” хәбәрчесенә министр урынбасары. Аның сүзләренә караганда, сервисны алга таба үстерү эше алып барыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.