Мисыр галименең Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигать музей-тыюлыгына сәфәре Татарстан белән Мисыр арасында археология өлкәсендә хезмәттәшлекнең башлангычы булырга мөмкин. Сәфәр XV Халыкара «Сәләт» яшьләр белем бирү форумы кысаларында узды, анда «Биләр. Тамырлар» фәнни-мәгариф проекты гамәлгә ашырыла.
Кунакның килүен оештыруда «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме ярдәм итте, ул әлеге хезмәттәшлектә юл күрсәтүче һәм бәйләүче булып тора.
Музей-тыюлыкның тарихи-археологик объектлары һәм проектта катнашучылар белән ислам археологиясе өлкәсендә фәлсәфә докторы, Мисыр Гарәп Республикасының Туризм һәм борынгы әйберләр министрлыгы аппаратының институциональ үсеш бүлеге белгече Әхмәт Мөхәммәд Сәлахетдин Габделсәлам Бәхнаси танышты. Ул Биләр шәһәрчеген карады, яшь тикшеренүчеләр белән очрашты, археология һәм тарихны өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга киңәшләрен бирде.
«Биләр. Тамырлар» проекты өч лабораторияне берләштерә. «Тарих» лабораториясендә катнашучылар интерактив лекцияләр һәм чыганаклар белән эшләү аша Идел буе Болгары, Биләр, Алтын Урда һәм Казан ханлыгын өйрәнәләр. «Рувики»да энциклопедия мәкаләләре язу буенча мастер-класслар уза. «Археология»дә балалар Биләр шәһәрчегендә чын казу эшләрендә катнашалар, стратиграфия, керамика типологиясе, камераль эшкәртү һәм кыр көндәлекләрен алып бару серләрен үзләштерәләр. Эшләр А. Х. Халиков исемендәге Археология институтының әйдәп баручы галимнәре белән берлектә оештырыла.
«Бай тарихлы Биләр җиренә аяк басуыма бик шат – монда мин борынгы цивилизация рухын тойдым. Барысы да дөньякүләм дәрәҗәдә оештырылган, мин балаларның күзләрендә кызыксынуны, аларның археологиягә һәм тарихка омтылышын күрдем. «Сәләт» балаларның киләчәген булдыра», – дип билгеләп үтте Әхмәт Мөхәммәд Сәлахетдин Габделсәлам Бәхнаси.