8 июльдә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Казан телеманарасында бәйрәм утлары кабыначак. Бу хакта Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәре матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
21:00 дән 23:00 гә кадәр телеманара медиафасадында яктылык динамикасы шоуы эшләячәк. Шулай ук «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән!» язуы да чыгачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.