Әлеге программа ир яки хатынның берсенә 36 яшь тулмаган гаиләләргә юнәлтелгән. Бу хакта Дәүләт торак фондының матбугат сәркатибе Гөлзада Кычакова хәбәр итте.
“Әлеге программа ир яки хатынның берсенә 36 яшь тулмаган гаиләләргә юнәлтелгән. Торак шартларын яхшырту мөмкинлегеннән тулы гаиләләр генә түгел, берүзе бала тәрбияләүче ата-ана да файдалана ала”, – диде ул.
Гөлзада Кычакова сүзләренә караганда, яшь гаиләләргә социаль ипотека торак программасы Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2020 елның июленнән эшли башлады. “Әлеге программаны алты ел дәвамында тормышка ашыру барышында республикада яшәүче 3248 яшь гаилә торак шартларын яхшыртты”, – диде ул.
Гаиләләргә куелган башка таләпләр арасында түбәндәгеләр дә бар: мөрәҗәгать итүче Татарстанда теркәлгән булырга, гаиләдә бер кешегә туры килгән торак мәйданы 18 квадрат метрдан артмаска, гаиләдә җан башына туры килгән айлык керем яшәү минимумыннан зуррак булырга, гаиләдә федераль һәм республика программалары кысасында алынган, шул исәптән фондның займы буенча ябылмаган бурычлар булмаска тиеш.