Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә охшаш билгеләр белән бер-бер артлы ике хатын-кыз эләгә. Алар икесе дә популяр БАД – кара тмин мае эчкән булып чыга. Бу очраклылыкмы әллә БАДлар белән агулану массакүләм күренешкә әверелергә мөмкинме?
Татарстанның Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә 60 яшьлек хатын-кыз эләгә. Ашыгыч ярдәм каретасы аны авыр хәлдә клиникага алып килә. Пациент тән тиресе саргаюга, тәрәтенең сыек булуына һәм уң як кабырга асты авыртуга зарлана.
«Без токсинлы гепатит диагнозы куйдык. Бу кеше организмына кергән билгеле бер матдәләргә карата җавап итеп, бавырның ялкынсынуы, дигән сүз. Пациенттан сораштыргач, аның хастаханәгә эләгер алдыннан бер ай дәвамында көн саен бер аш кашыгы кара тмин мае эчкәнен белдек», – дип сөйләде табиб-инфекционист, Казан дәүләт медицина академиясенең йогышлы авырулар кафедрасы ординаторы Екатерина Кутузова.
Екатерина Кутузова: «Пациенттан сораштыргач, аның хастаханәгә эләгер алдыннан бер ай дәвамында көн саен бер аш кашыгы кар тмин мае эчкәнен белдек»
Кара тмин (чернушка посевная) – үләнчел үсемлек, аны бөтен дөньяда тәмләткеч буларак үстерәләр. Биологик актив өстәмә (БАД) буларак бик актив кулланыла. Җитештерүче компанияләр кара тмин мае гомуми тонизация бирә, токсиннарны чыгара һәм хатын-кызлар сәламәтлегенә уңай йогынты ясый, дип белдерә. Моны исбатлый торган тикшеренүләр юк.
Табиблар кискен билгеләрне бетергәч һәм бу авыруның инфекция булмавын аңлагач, пациентны Казанның Марат Садыйков исемендәге 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең гастроэнтерология бүлегенә күчерә. Һәм шул ук көнне Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә охшаш билгеләр белән 67 яшьлек хатын-кыз эләгә.
«Ул да кара тмин мае эчкән булып чыкты, тик аныкы капсулаларда булган. Клиник картина нәкъ беренче очрактагы кебек иде, соңрак аны да «токсинлы гепатит» диагнозы белән җиденче шәһәр хастаханәсенең шул ук бүлегенә күчердек», – дип сөйләде табиб.
Кара тмин (чернушка посевная) – үләнчел үсемлек, аны бөтен дөньяда тәмләткеч буларак үстерәләр.
Пациентларның икесе дә бик авыр хәлдә иде, дип искә алды №7 шәһәр хастаханәсенең гастроэнтерология бүлеге мөдире Диләрә Исхакова.
«Бавыр җитешсезлеге бик тиз үсте. Бу нәкъ бер үк төрле очраклар булмаса да, без якынча бер үк препаратлар кулландык», – дип аңлатты табиб.
Токсинлы гепатитны дәвалауның үзенчәлекле ысулы юк. Табиблар агулану очраклары өчен стандарт булган гепатопротекторлар файдаланган. Башта канны чистарту өчен ясалма алымнар, мәсәлән, плазма алмаштыру ысулы куллану турында уйлаганнар. Бәхеткә, мондый катлаулы ысулларга ук барып җитмиләр, хәер шулай да, кортикостероидлар кулланалар – бу гормоннар дөньясында катлаулы артиллерия санала. Пациентларның хәлен бары тик шулай гына тотрыклыландырып була.
Диләрә Исхакова: «Мондый токсинлы авыр зарарланулардан соң бавырда хроник ялкынсыну барлыкка килергә һәм аутоиммун гепатит башланырга мөмкин»
Хатын-кызлар икесе дә хастаханәдә бер ай чамасы ята. Хәлләре шактый яхшыргач өйләренә чыгаралар һәм аларны яшәү урыны буенча табиб күзәтеп торырга тиеш була. Хатын-кызларга әле бик күп тапкырлар анализлар тапшырырга туры киләчәк.
«Мондый хәлләрдән соң бавыр ярты ел дәвамында тернәкләнергә мөмкин. Аларда төзәтеп булмаслык нәтиҗәләр булмас, дип өметләнәбез, хәер, озак вакытка фаразлар әйтү авыр. Кайвакыт мондый токсинлы авыр зарарланулардан соң бавырда хроник ялкынсыну барлыкка килергә һәм аутоиммун гепатит башланырга мөмкин», – диде Диләрә Исхакова.
«Практикада иң истә калган очракларның берсе – канлы үлән кулланганнан соң бавырның катлаулы зарарлануы»
«Бүген БАДлар агулануларның иң еш сәбәбенә әйләнде. Сәламәт тормыш рәвеше алып бару, дөрес туклану һәм рационда төрле өстәмәләр кушу модага кереп бара. Еш кына бу өстәмәләрне белмичә куллану кешеләрне хастаханә ятагына китереп җиткерә», – дип сөйләде №7 хастаханәнең көчле агуланулар бүлеге мөдире, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы Алия Насыйбуллина.
Агуланган ике хатын-кыз очрагында индивидуаль реакция түгел, турыдан-туры токсин тәэсире турында сүз бара. Алар икесе дә кара тмин мае, ягъни, актив матдәнең көчле концентратын эчкән. Аны кабул итү рәвеше – сыгынтымы, капсуламы – мөһим түгел.
«БАДлар аркасында бавырның зарарлануы турында вариантлар әдәбиятта күп тасвирланган. Практикада иң истә калган очракларның берсе – канлы үлән кулланганнан соң бавырның катлаулы зарарлануы. Бу заводта җитештерелгән БАД түгел, ә кешеләр үзләре җыеп, төнәтеп эчкәне», – диде Диләрә Исхакова.
Ни өчен кешеләр «табигый продукт» белән агулана соң? Беренчедән, өстәмәдә төргәгендә күрсәтелмәгән, әмма организмга нинди реакция бирәчәге билгесез булган бик күп кушылмалар булырга мөмкин. Икенчедән, микъдарын чамаламыйча эчү. Мәсәлән, хатын-кызларның берсе кара тмин маеның тиешле күләмен өч тапкырга арттырган булган.
«Табигый чыгышлы матдәләр турында абруйлы эшләр юк. Бака яфрагының яки ромашканың киптерелгән хәлдә яки спиртлы төнәтмә буларак нинди тәэсир ясаячагын белмибез. Майлар һәм сыгынтылар очрагында матдәләрнең максималь микъдары турында сүз бара. Исегездә тотыгыз – дозасын сакламаган очракта, теләсә нинди матдә – агу», – дип сөйләде Алия Насыйбуллина.
Алия Насыйбуллина: «Бүген БАДлар агулануларның иң еш сәбәбенә әйләнде»
Ашаганнан соң уңайсызлык, авырлык тою, күңел болгану, уң як кабырга астында авырлык, хәлсезлек – БАДлар кабул иткәннән соң барлыкка килергә мөмкин булган гомуми зарлар. Бу билгеләр гастритка яки холециститка охшаган.
«Иң куркыныч билгеләр – күп косу, тәртәнең сыек булуы, эч авырту һәм билгеле бер ризыкларга түзә алмау. Еш кына агулану әлеге ике хатын-кыз очрагындагы кебек үзен болай кискен белдерми. Безнең пациентларның тәне саргайган һәм алар хикмәтнең кара тмин маенда булуын аңлап ала, артык соңга калганчы, аны кабул итүдән туктыйлар», – дип сөйләде Сәламәтлек министрлыгының штаттан тыш баш токсикологы.
Аның сүзләренчә, алда саналган билгеләр барлыкка килә икән, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый. Һич кенә дә нейрочелтәргә сораулар белән мөрәҗәгать итәргә ярамый – бу очраклар квалификацияле медик таләп ителә.
Табиблар төрле өстәмәләр кабул итүнең кемнәр өчен фаталь булырга мөмкин икәнен дә аңлатты.
Өстәмәләр белән бергә төп препаратларның тәэсире тизәергә, ә аларны чыгару акрынаерга мөмкин.
«Билирубин алмашы бозылуга бәйле рәвештә, метаболизмның тумыштан бозылуы була, бу – Жильбер синдромы дип атала. Җир шарындагы халыкның 5 процентында, бавыр ферменты акрынаюга бәйле булган әлеге генетик тайпылыш бар. Мондый пациентлар бавырга тәэсир итә торган теләсә нинди препаратны бик саклык белән генә кабул итәргә тиеш», – диде Диләрә Исхакова.
Медиклар биологик актив өстәмәләргә ышанып бетми, чөнки аларның күбесе тиешле тикшеренүләр узмый
Медиклар биологик актив өстәмәләргә ышанып бетми, чөнки аларның күбесе тиешле тикшеренүләр узмый.
«Теләсә кайсы университетның медицина дипломы булган классик табиб «зыян салма» принцибы буенча эш итә. Ягъни, без үзебез эшли торган даруларны беләбез. Хәтта тикшерелгән препаратлар белән эш иткәндә дә, кирәкмәгән реакция дигән күренеш турында онытырга ярамый. Тик без бу хакта беләбез һәм безгә моның нәтиҗәләре билгеле. Моны төгәл генә яхшы дип тә, начар дип тә кистереп әйтеп булмый. Чөнки кайбер витаминнар нәкъ менә БАДлар инде», – диде Алия Насыйбуллина.
«Омега-3, магний, D витамины кебек яхшы, әйтик, чистартылган БАДлар була. Аларны табиблар билгели. Антибиотиклар белән беррәттән кабул ителә торган пребиотиклар да була», – дип өстәде Диләрә Исхакова.
Безнең экспертлар фикеренчә, БАДлар кабул итәр алдыннан һәрвакыт табиб белән киңәшләшергә кирәк. Әлеге өстәмә ярдәмендә нинди нәтиҗәгә ирешергә теләвегез турында докторга дөресен сөйләгез, ә ул сезнең анализлар нигезендә моның кирәкме-юкмы икәнен аңлатачак.