#

Чаллыда ял көннәрендә ике бала вафат булды

  • Вектор
  • 25.05.2026 04:21

Чаллыда ял көннәрендә ике бала вафат булды

Соңгысы 2 айлык.

24 майда Чаллыда тагын коточкыч фаҗига булды. 51нче комплекстагы бер фатирда 2 айлык бала ваннада юындырганда тончыгып үлде. Аны әнисе ниндидер эше аркасында ванна бүлмәсендә үзен генә калдырган булган.

Шимбә көнне 3 яшьлек кыз, балконнан егылып төшеп, якты дөнья белән хушлашты.

Ике факт буенча тикшерү эшләре башлады.