#

Узган җылылык бирү сезоны 246 көн дәвам иткән

  • Вектор
  • 20.05.2026 09:38

2025/2026 елларда җылылык бирү сезоны 246 көн дәвам иткән. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин әйтте.

«2025/2026 елларда җылылык бирү сезоны 246 көн дәвам итте. Ул 12 сентябрьдә башланды һәм 15 майда тәмамланды», – диде ул.

Министр сүзләренә караганда, 2025 елның 10 октябренә барлык социаль һәм торак объектлар җылылык белән тәэмин ителгән.