Закон проектында ир-атның нотариуста расланган ризалыгы процедураның шарты булып тора.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты хәрби хәрәкәтләр ветераннары хатыннары һәм тол хатыннары өчен ЭКО, башка ярдәмче репродуктив технологияләр буенча медицина ярдәмен бушлай күрсәтүне дәүләт гарантияләре программасына кертү турында закон проектын беренче укылышта хуплаган.
Бу хакта “ТАСС” яза. Закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары һәм бер төркем сенаторлар керткән. Анда ЭКО һәм башка ярдәмче репродуктив технологияләрне хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның хатыннары, шулай ук һәлак булган ветераннарның кабат кияүгә чыкмаган тол хатыннары өчен дәүләт гарантияләре программасына кертүне күздә тота.
Закон проектында процедуралар үткәрүнең шарты булып ир-атның үлгәннән соң биологик материалыннан файдалануга нотариуста расланган ризалыгы булу күздә тотылган. Документта процедураны бушлай ясау, ә биологик материалны алу һәм саклауны үзләре хисабына башкару тәкъдим ителгән. Проект авторлары фикеренчә, мондый чараны кабул итү бик кирәк, чөнки күп кенә ир-атлар әти булырга өлгерә алмыйча илне сакларга китә, ә ире һәлак булган очракта, хатыннары алардан бала табу мөмкинлегеннән мәхрүм кала. Моннан тыш аңлатма язуында билгеләп үтелгәнчә, дошман кайбер очракларда Россия солдатларына карата билгеле бер ысуллар кулланып, аларны әти булу сәләтеннән мәхрүм итә.