Чаллы шәһәренең Боз сараенда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры узачак.
Турнирның рәсми ачылу тантанасы иртәгә – 13 февральдә 11:00 сәгатьтә була.
Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: Чаллының 400 еллыгына, КАМАЗның беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга һәм бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышлана.
Чаллы шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, турнирга бөтен илдән 400дән артык көрәшче килүе көтелә. Шәһәр данын «Витязь» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаячак.
2026 елда Муса Җәлил турнирының Чаллы шәһәрендә узачагы турында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәбәр иткән иде. «Безнең эш планы буенча шәһәрнең юбилей чаралары программасына Муса Җәлил турнирын уздыру да кертелгән. Киләсе елны ярышны Чаллыда уздыру планлаштырыла», – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.