#

1 августта Казансу елгасының бер өлешендә кече суднолар хәрәкәте чикләнә

  • В стране
  • 31.07.2026 12:09

1 августта Казансу елгасының Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәрге участогында кече үлчәмле суднолар хәрәкәте вакытлыча тыелачак. Чикләүләр «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме уздырылу белән бәйле.

1 августта Казансу елгасының Миллениум күпереннән Кремль дамбасына кадәрге участогында кече үлчәмле суднолардан файдалану вакытлыча тыела.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, чикләүләр «Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме үткәрелү сәбәпле кертелә. Бу чорда акваториядә иминлекне ведомствоның көчләре һәм чаралары тәэмин итәчәк.

Тыю кече үлчәмле судноларга, шулай ук җилкәнле, ишкәкле һәм спорт судноларына кагыла.

«Мин күкне сайлыйм!» авиация бәйрәме 1 августта «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Чара авиацияне популярлаштыруга, яшьләрнең авиация тармагына һәм инженер-техник һөнәрләргә кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.