#

Сайлауларда Татарстанда 42 вакытлыча участок эшләячәк

  • В стране
  • 23.07.2026 14:07

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 128 нче утырышында Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларында тавыш бирү өчен 42 вакытлы сайлау участогы булдыру турында карар кабул ителде.

Участоклар гражданнар вакытлыча була торган урыннарда – медицина учреждениеләрендә, шифаханәләрдә һәм «Казан» халыкара аэропортында оештырыла.

Республика Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Андрей Кондратьев сүзләренчә, вакытлы участоклар булдыру һәр сайлаучыга, тормыш шартларын исәпкә алып, сайлауларда катнашырга мөмкинлек бирә.

«Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе сайлау законнары таләпләренә тулысынча туры китереп, сайлаучылар вакытлыча була торган урыннарда уңайлы тавыш бирү өчен барлык кирәкле шартларны тудыра», — диде Кондратьев.

Вакытлы сайлау участоклары 18, 19 һәм 20 сентябрьдә 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.