23 июньдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда республикакүләм «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы узды. Анда Татарстанның төрле район һәм шәһәрләреннән 11 кыз катнашты.
Быелгы бәйге бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнде.
Финал кичәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.
Кызларның һәрберсе дә махсус номинацияләрдә бүләкләнде.
Республикакүләм «Татар кызы» бәйгесенең төп җиңүчесе Балтач районыннан Динә Зарипова булды.
«Минем тормыш шигарем – үз максатыңа киң адымнар белән атлап бару. Рәхмәт остазларыма, Бөтендөнья татар конгрессына һәм беренче рәттә утырган гаиләмә», – дип әйтте Динә Зарипова сәхнәдән.
Динә Зарипова Казан федераль университетында музыка укытычы белгечлеген ала. 3 курста укый.
«Конверт алып чыккач, минем кулларым калтырый башлады. Үземне кулга алырга тырыштым. Кайчак «Динә, түз-түз», дип чеметеп тә куйдым үземне. Исемемне әйткәч, искитмәле хис кичердем – горурлык хисе, син булдырдың, дигән уйлар килде. Һәм әлбәттә, барысы да алда әле», – диде Динә сәхнә артында.
Чыннан да, барысы да алда әле, чөнки Динә Зарипова «Татар кызы» бәйгесенең Төркмәнстанда узачак дөньякүләм этабында Татарстан данын яклаячак. Җиңүчене котлыйбыз!