«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру барышы турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының шәһәр мохитен үстерү программалары департаменты җитәкчесе Арина Петрова ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә сөйләде. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Төзелеш сезоны башыннан «Безнең ишегалды» программасы кысаларында төзекләндерү эшләре 40% тәшкил итә. Агымдагы динамика сакланып калса, барлык планлаштырылган эшләр билгеләнгән срокларда — Татарстан Республикасы Көненә тәмамланачак. «Главтатдортранс» мәгълүматлары буенча, юл эшләре буенча үтәлеш 48% тәшкил итә. 2 атна эчендә динамика — 10%. Юл эшләре 182 ишегалдында алып барыла, 148 ишегалдында төгәлләнгән. Узган атнада Зәй районында беренче төзекләндерелгән ишегалды территорияләрен кабул итү үткәрелгән. Киләсе атнадан юл эшләре, яктырту һәм җайланмалар күләмен документаль кабул итү процедуралары башланачак, шуннан соң документлар — заказ бирүчегә, ә төзекләндерү нәтиҗәләре халыкка тапшырылачак. Зәй районы «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыруны төгәлләгән. Тышкы яктырту эшләре барлык муниципаль берәмлекләрдә дә алып барыла — 170 ишегалдында, 185 ишегалдында төгәлләнгән. Республика буенча үтәлеш — 52%. 2 атна эчендә динамика — 14%. Җайланмаларны республика складларына төяп җибәрү график буенча бара. «Татлизинг»ның даими күчмә тикшерүләре нәтиҗәләре буенча сыйфатка карата җитди кисәтүләр ачыкланмаган. Җайланмаларны урнаштыруга барлык тәэмин итүчеләр дә керешкән. «Татлизинг» мәгълүматларына караганда, монтаж эшләре буенча үтәлеш 19% тәшкил итә. 2 атна эчендә динамика — 11%. Эшләр 12 муниципаль берәмлектә 111 ишегалдында алып барыла, 54 ишегалдында төгәлләнгән. /ТР Рәисе Матбугат хезмәте