#

Саба районында юл төзелеше проекты дәүләт экспертизасын узды

  • В мире
  • 12.08.2026 14:12

Саба районында «Казан – Шәмәрдән» – «Сатыш – Байлар Сабасы» автомобиль юлын төзү проекты дәүләт экспертизасын узган. Проект буенча уңай бәяләмә Бердәм дәүләт реестры сайтында урын алган.

Төзүчесе – «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесе, проектлаучы – Казанның «Агросәнәгать һәм транспорт комплексын проектлау институты» ҖЧҖ.

Быел яз көне дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган мәгълүматларга караганда, проектлана торган юлның озынлыгы 2620 метрга җитәчәк.

Күптән түгел Татарстанның Саба районында Казан – Шәмәрдән автомобиль юлының 1,8 чакрым озынлыктагы участогын төзекләндергәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.