Рөстәм Миңнеханов СВО ветераннары арасында фиджитал-спорт буенча Татарстан Рәисе Кубогының II этабы җиңүчеләрен котлады.
«Республикада махсус хәрби операция ветераннары арасында Рәис кубогы уза. Фиджитал-спорт буенча ярышлар тәмамланды инде! Җиңүче команданы котлыйм!» — дип язган ул МАКСтагы каналында.
«Мондый чаралар – аралашу һәм спорт белән актив шөгыльләнү өчен менә дигән мәйданчык», – дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, фиджитал-спорт буенча махсус хәрби операция ветераннары арасында ТР Рәисе Кубогы этабында тугыз сәгатьлек ярышлар нәтиҗәсендә Казан, республиканың Биектау һәм Зәй районнарыннан килгән Retro Squad командасы җиңүче булды.