#

Сәнәгать министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» хезмәттәшлек турында килеште

  • В мире
  • 07.07.2026 08:13

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Робототехника корпорациясе» Екатеринбургта «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Яклар республикада инновацион технологияләрне һәм робототехника базарын бергәләп үстерергә җыеналар.

Килешүне Татарстан Премьер-министры урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм «Робототехника корпорациясе» генераль директоры Александр Алексеев имзалады.

Яклар роботлаштыру һәм җитештерүне автоматлаштыру технологияләрен гамәлгә кертүгә ярдәм итәчәк, федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыруда катнашачак, уртак фәнни тикшеренүләр һәм сынаулар уздырачак.

Шулай ук партнёрлар, заманча автоматлаштыру һәм цифрлаштыру технологияләрен кулланып, Татарстан предприятиеләрен модернизацияләүдә бергәләп катнашырга ниятлиләр, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.