#

Казанда югалган 10 яшьлек Әхмәт Шәриповны эзлиләр

  • В мире
  • 22.06.2026 06:25

Казанда кичә өеннән чыгып китеп югалган 10 яшьлек малай Әхмәт Шәриповны эзлиләр. Бу хакта «ЛизаАлерт» коткару-эзләү төркеме хәбәр итә.

Малай кичә өеннән чыгып киткән һәм кайтмаган. Аның өстендә кара футболка һәм спорт чалбары булган. Әхмәтнең чәче кара, күзләре коңгырт, буе 135 сантиметр чамасы.

Әхмәт Шәрипов турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрнең 8-800-700-54-52 номерына алтыратулары сорала.