«Казан» Гаилә үзәге тирәсендә Казансудан бер хатын-кызның мәетен тартып чыгарганнар.
Бу хакта «Татар-информ» Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе мәгълүматларына таянып яза.
Хатын-кызның 1984 елда туганлыгы билгеләнгән. Коткаручылар һәлак булучының мәетен судан чыгарып, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә тапшырган.