#

Оборона министрлыгы: «Төнлә Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелде»

  • В мире
  • 05.05.2026 04:24

Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Татарстан күгеннән пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Күпме дронның юк ителүе турында мәгълүматлар юк. Хәзер республика территориясендә пилотсыз очкыч куркынычы режимы гамәлдән алынган инде.

Һава һөҗүменнән саклану көчләре 5 майга каршы төндә ил күгендә барлыгы 289 пилотсыз очкычны юк иткән. Дроннар, Татарстаннан тыш, Брянск, Белгород, Воронеж, Курск, Калуга, Смоленск, Орел, Тверь, Тула, Рязань, Псков, Новгород, Ленинград, Ростов, Волгоград өлкәләре, Мәскәү төбәге, шулай ук Кырым, Краснодар крае күгенннән һәм Азов диңгезе өстеннән бәреп төшерелгән.