Туган тел сынауларына карата игътибар арта бара. 9 нчы сыйныф укучылары арасында туган тел сынавын 5899 кеше сайлаган. Узган елдан 180гә күбрәк дигән сүз бу. Шуларның 5783 е – татар, 70е – чуаш, 24е –удмурт, 22 се мари телләрен сайлаган.
Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова белдергәнчә, 11 нче сыйныф укучылары арасында да татар телен сайлаучылар быел күбрәк – алар 40 тан артык. «Бу безне сөендерә», –диде ул. Чагыштыру өчен, 2024 елда татар теле сынавын нибары сигез укучы гына тапшырды. Ә узган ел алар 31 иде. Быел 4 укучы әдәбияттан имтихан тотарга җыена. Кызганыч, андыйлар былтыр берәү генә иде. Ул – Чаллының 37 нче рус мәктәбендә белем алган Азалия Шиһапова. Азалия БРИдан 93балл җыйды.