#

Танылган композитор Азат Хөсәенов вафат

  • В мире
  • 05.02.2026 03:42

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат. Бу хакта «Мабугат.ру» хәбәр итә.

«Кайгылы хәбәр. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган композитор Азат Хөсәенов вафат.

Азат Гаян улы 1959 елның 8 маенда Актаныш районы Әтәс авылында туган. Аңа нибары 66 яшь иде.

Туганнары һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашабыз», – диелә хәбәрдә..