#

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча турнир узачак

  • Персонально
  • 22.08.2026 09:05

Актанышта Минтимер Шәймиев Кубогына көрәш буенча турнир узачак

24-26 сентябрьдә Актанышның «Батыр» спорткомплексында яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Кубогына милли көрәш буенча төбәкара турнир узачак. Бәйге быел 27нче тапкыр уздырыла. Бу хакта Татарстан көрәш федерациясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Турнирда 2010-2012 нче елгы яшүсмерләр – 36 кг, 40 кг, 43 кг, 46 кг, 50 кг, 55 кг, 60 кг, 65 кг, 70 кг, 80 кг һәм 80 кг нан югарырак үлчәү авырлыгында көч сынаша ала. Командаларның гомуми саны 14 кешедән: 11 көрәшче, 1 тренер, 1 хөкемдар һәм бер вәкилдән генә торырга тиеш, диелә хәбәрдә.