Россия хәрбиләре Донецк халык республикасының Краматорск районындагы Рубцы бистәсе тирәсендә 5 мең хәрбидән торган дошман төркемен тулысынча диярлек чолганышта калдырган.
Президент Владимир Путин журналист Павел Зарубин белән әңгәмәсендә шул хакта белдергән. Аның әйтүенчә, Россия кораллы көчләре Оскол елгасының сул як ярында дошман төркемен чолганышка алып, төркемне елгага китереп кысрыклаган. Владимир Путин ачыклык кертеп үткәнчә, Украина хәрбиләрен өстән һәм төньяктан – Россиянең 1нче танк армиясе, көнчыгыштан – 3нче мотоукчылар дивизиясе, көньяктан – 144нче дивизия кысрыклый.
Президент билгеләп үткәнчә, төркемне тулысынча чолганышка алу өчен нибары 2 чакрым чамасы калган. Бу бурычны 144нче дивизия хәл итә. Дәүләт башлыгы Россия хәрбиләренең бу бурычны уңышлы хәл итәсенә ышаныч белдергән. Украина кораллы көчләренең әлеге төркеме язмышы Купянск-Узловой тирәсендәге төркемнекенә охшаш булачак, дип өстәгән Президент. Владимир Путин искәртеп үткәнчә, бу төркем, шундыйрак хәлдә калып, тулысынча юк ителгән.