#

Богады, Киров, Яңа Әлем мәктәбе укучылары ЗАГС бүлегендәге “Герой әнисе” фотокүргәзмәсендә Гаилә мәктәбе дәресендә катнашты

  • Персонально
  • 24.03.2026 12:12

Богады, Киров, Яңа Әлем мәктәбе укучылары ЗАГС бүлегендәге “Герой әнисе” фотокүргәзмәсендә Гаилә мәктәбе дәресендә катнашты

ЗАГС бүлегенең тантаналар залында “Герой әнисе” фотокүргәзмәсе 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне бәйрәменнән эшли. Бүген биредә «Гаилә мәктәбе» кысаларында Киров, Яңа Әлем һәм Богады мәктәбе укучылары Гаилә мәктәбе дәресендә булды.

Актаныш районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева Гаилә мәктәбенең чираттагы дәресенең «Герой әнисе» проекты кысаларында үткәрелү максатын әйтте:

2026 ел — Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителде. 2011 елда башлап җибәрелгән «Гаилә мәктәбе»нең чираттагы дәресен без шушы уңайдан үткәрергә уйладык. Узган дәрестә махсус хәрби операциядә катнашкан Ринас Рәхмәтуллинны чакырган идек. Ул безнең егетләребез каршында батырлык турында, егет кешенең армия сафларында Ватан алдындагы изге бурычын үтәргә һәм илебезнең патриоты булып үсәргә тиешлеге турында сөйләгән иде. Ә бүгенге дәресебезне батыр уллар тәрбияләгән әниләрне хөрмәтләүгә багышладык.

Һәрбер гаиләдә тәрбия әнидән бирелә. Әни кеше баласын дөрес итеп тәрбияләсә, гаиләдә әтинең хөрмәте зур булган очракта, кыз бала кияүгә чыкканнан соң үзе өчен ирен хөрмәт итеп яши. Гаиләсендә алган тәрбия нигезендә иренә, балаларына мәхәббәтен күрсәтә. Һәм шундый гаиләләр нык була.

Киләчәктә гаиләләребезнең бәхетле яшәүләрен, балаларының сау-сәламәт булыа, илебезнең чын патриотлары булып үсүләрен теләп калабыз. «Гаилә мәктәбе» дәресендә шушы теманы ачып, балаларга аңлатасыбыз килде,- ди Гөлфинә Баян кызы.

«Гаилә мәктәбе» дәресендә Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин катнашты, ислам диненең гаилә, гаиләдәге мөнәсәбәтләр, ата-аналарга хөрмәт, кешеләр арасында дустанә мохит булдыру турында вәгазьләрен сөйләде.

Бу юлы да укучылар белән очрашуга махсус хәрби операция батыры килгән иде.

Ул «Батырлык өчен» ордены иясе Әлфис Шәйхелмәрданов. Әлфис махсус хәрби операциядә аягын югалткан ветеран. Хатыны белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Тормыштан тәм һәм ямь табып яши белүче солдат абыйларының чыгышын укучылар тын да алмый тыңлады.

Гаилә — ул ир кеше өчен тотка. Бу хакта бигрәк тә махсус хәрби операция вакытында ныграк аңладым. Хатыныңны, балаларыңны уйлап, исән-сау калырга тырышасың.

Укучылар белән очрашуга мине еш чакыралар. Безнең кебек утлар-сулар кичкән солдатларны күрү, аларның сүзләрен тыңлау балаларга кирәк, бу бит патриотик тәрбия, -диде Әлфис Шәйхелмәрдәнов.

Дәрестә психолог Фәһимә Шәйгәрданова да катнашып, матур гаилә кору, ир-белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, ата-аналарга хөрмәт күрсәтү буенча киңәш-үгетләрен әйтте. Очрашу укучыларга да бик ошады.

Киров мәктәбе укучысы Айсылу Мирхәйдәрова барлык кызлар-егетләр исемннән оештыручыларга рәхмәт әйтте:

һәр атнаның сишәмбе көнендә безгә«Гаилә белеме» (Семьеведение) дәресе керә. 10 нчы, 11 нче сыйныф укучыларына бу дәресне Наилә Мисхатовна үткәрә. Без анда ничек гаилә корырга, үзебезнең парыбызны табырга, киләчәктә балаларны ничек дөрес тәрбияләргә — шундый темаларга сөйләшеп, яңа әйберләр үзләштерәбез.

Наилә апа уку елы башында ук ЗАГСка барып, Гөлфинә Баяновнаның «Гаилә дәресе»нә барачагыбыз турында әйткән иде. Бүген без Киров мәктәбенең 9 нчы, 10 нчы, 11 нче сыйныф укучылары белән берлектә шушы дәрестә катнаштык.

Гөлфинә апага, шушы күргәзмәне оештырырга тәкъдим иткән район башлыгына, Руслан хәзрәткә, махсус хәрби операциядә хезмәт иткән Әлфис абыйга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алар безгә бик күп яңа информация бирделәр. Ул белемнәрне дөрес кулланырбыз дип ышанып калабыз, -диде Айсылу.