Россия Президенты Владимир Путинның Көнчыгыш икътисади форумындагы чыгышына Көнбатыш илләренә дә игътибар итәргә киңәш иттеләр. Бу хакта ТАССка Россия Президенты киңәшчесе, форум оештыру комитетының җаваплы секретаре Антон Кобяков белдергән. Аның сүзләренчә, форумның пленар утырышында дәүләт башлыгының чыгышы һәрвакыт зур кызыксыну уята. Кобяков чыгыш вакытында «мөһим белдерүләр күп булачагын» әйткән. Көнчыгыш икътисади форумы 1–4 сентябрьдә Владивостокта узачак. Быел форумның төп темасы — «Ерак Көнчыгыш — кешеләр мәнфәгатьләренә хезмәт итүче үсеш».