29 августта Казанда беренче тапкыр «ТуганФест» Бөтенроссия гаилә фестивале узачак.
Чара «Елмай» паркында 11:00дән 22:00гә кадәр дәвам итә, фестивальдә балалар һәм ата-аналар өчен анимация, интерактив мәйданчыклар, татар теле буенча уеннар, спорт чаралары һәм «Туган Парад» оештырылачак. Кунаклар үз мультгеройларын ясап, аларны нейрочелтәр ярдәмендә җанландыра алачак.
Кичен фестиваль сәхнәсендә Эльмира Кәлимуллина, Ришат Төхвәтуллин, «Ямьле» төркеме һәм Элвин Грэй чыгыш ясаячак.