#

Россиядә дәүләт ярдәменнән башка яңа пенсия программасы әзерләнә: Татарстанда эшләүчеләр өчен бу нәрсә аңлата?

  • Новости
  • 13.07.2026 06:02

Россиядә эшләүче гражданнар өчен дәүләт ярдәменнән башка финанслаштырылачак яңа корпоратив пенсия программасы әзерләнә.

Әгәр инициатива хупланса, хезмәткәрләр эшкә урнашканда программага автоматик рәвештә кертеләчәк, әмма теләгән очракта катнашудан баш тарта алачак.

Яңа механизмны Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының милли ассоциациясе тәкъдим итә. Концепция инде Россия Финанс министрлыгы һәм Икътисади үсеш министрлыгы белән фикер алышу этабын уза.

Программа нигезендә эш бирүче хезмәткәр исеменә дәүләтнеке булмаган пенсия фондындагы шәхси счетка акча күчерәчәк. Әлеге акчалар инвестицияләнеп, киләчәктә өстәмә пенсия түләүләре формалаштыруга юнәлдереләчәк.

Хәзерге вакытта Россиядә 74 миллионнан артык кеше хезмәт куя. Әмма корпоратив пенсия программаларында нибары 2,8 миллион хезмәткәр генә катнаша. Белгечләр фикеренчә, яңа система киң кулланышка керсә, киләчәктә аннан дистәләгән миллион кеше файдалана алачак.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, дәүләт пенсиясе генә элекке хезмәт хакын тулысынча алыштыра алмый. Шуңа күрә корпоратив пенсияләр хезмәт эшчәнлеге тәмамланганнан соң өстәмә керем чыганагы булырга мөмкин.

Шул ук вакытта белгечләр хезмәткәрләрне программада катнашырга кызыксындыру өчен өстәмә салым ташламалары кирәклеген дә искәртә. Югыйсә кайбер эш бирүчеләр өстәмә чыгымнарны хезмәт хаклары үсешен киметү яки премияләрне кыскарту хисабына капларга мөмкин.

Әлегә программа буенча соңгы карар кабул ителмәгән. Аның төп шартлары, шул исәптән взнослар күләме, автоматик рәвештә кушылу тәртибе һәм түләү механизмнары буенча фикер алышулар дәвам итә. Инициатива хупланган очракта, ул Россиянең пенсия системасында чираттагы зур үзгәрешләрнең берсе булырга мөмкин.