#

Сабантуйлар марафоны алдыннан артистлардан «Зур концерт» яки «Татарча солянка» сезон яба

  • Новости
  • 12.05.2026 13:29

Сабантуйлар марафоны алдыннан артистлардан «Зур концерт» яки «Татарча солянка» сезон яба

«УНИКС» концертлар залында «Татарча солянка» циклының сезонны йомгаклау концерты узды. Казанның башка мәйданчыклары белән чагыштырганда, биредә яшьләрнең һәм балалы гаиләләрнең күп булуы игътибарны җәлеп итә. Концерт залының шәһәр үзәгендә урнашуы да зур өстенлек булып тора.

Бу кичә тамашачылар өчен яраткан артистлары белән очрашу, җәйне музыкаль нотада каршы алу мөмкинлеге иде. Без дә үз чиратыбызда – КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты 1 нче курс студентлары Искәндәр Зиннуров һәм Даниял Касаткин белән бергә — сәхнә артындагы тормышны күзәттек.

«Сезнең һәм безнең иң яраткан артистларыбыз башкаруындагы яраткан җырларны бүләк итәргә, сезонның якты хатирәләрен күңелләрегездә һәм йөрәкләрегездә уеп калдырырга рөхсәт итегез», – дип чакырган иде «Зур концерт»ка безне оештыручылар. Ярый, кәҗәсендә түгел, мәзәгендә хикмәте, диләрме соң?! Берникадәр күзәтү ясап алыйк.

Сезон ахыры булгангамы, артистлар арып та киткән кебек. Күпме концерт, ничә чакрымнар бит ул. Күбесе инде җәйге ялларны планлаштыра: кайсылары диңгезгә очарга җыена, кайсылары бакча эшләре белән мәшгуль.

Концертны эстраданың иң популяр җырчыларының берсе Руслан Кираметдинов башлап җибәрде. Соңгы арада шәхси тормышы (элекке хатыны Илмира Нәгыймова белән мөнәсәбәтләре) аркасында игътибар үзәгендә булса да, Руслан классик репертуарга тугъры кала. Ул «Мәтрүшкәләр» һәм «Кадеремне белдең микән» җырларын башкарды. Тамашачы аның башкаруында Фән Вәлиәхмәтов репертуарыннан «Бүгенгесе кадерле» җырын көтсә дә, бу юлы ул яңгырамады.

Татарстанның атказанган артистлары Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитовларның йолдызлы гаиләсе мәхәббәт темасына мәдхия җырлауларын дәвам итте. Игътибар итсәгез, бу пар һәм Алсу-Азат Фазлыевлар – иң «гаугасыз» парлар эстрадада. Әйе, Фазлыевлар бер мәлне челтәрле бизнес нигезендә хейтка мавыктылар, хәзер ул онытылды инде.

Абитовларга килгәндә, мин әле бу парны Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән хәтерлим. Алабугадан зур сәхнәләргә үрмәләүләре башлангандыр да инде!

Вилли һәм Гөлназ Асаева афишада игълан ителсә дә, сәхнәдә күренмәделәр.

Лилия Хәмитова үзенең хит җырларының берсе булган «Буран дулый»ны җырлады. Шуннан Илмира Нәгыймованың «Сары розалары»н башкарды. Юк, шаулаша башламагыз: скандал көтәсе түгел! Алар бит җырларын алмашып «Музыкаль Сабантуй» проектында башкарганнар иде. Шуңа да игътибар иттем, Хәмитова соңгы арада нык Бәширә Насыйровага охшый башлады.

Ул Винарис Илъегет белән үзләренең ничек бик кысан коридор аша чыгуларын тәфсилләп сөйләп күрсәтте. Үзләренең гәүдәле булуларына ишарә ясап та куйды.

Концерттагы юмор темасына килгәндә, ул бераз «традицион» булып кала бирә. Нигездә, социаль челтәрләрдәге хейтерлар турында сүз барды. Бу тема инде тапталса да, артистлар өчен рейтингны күтәрү ысулы булып кала.

Шуннан, яшьлек, авыл, Сабантуйлар якынлашуы турында да сүзләр яңгырады. Зөфәр Хәйретдинов исә Резидә Шәрәфиева репертуарыннан «Өзмә өметең» җырын башкарды. Белмәсәгез белегезче, көе авторы Хәйрединов үзе икән бит! Шулай да колакларыбыз Шәрәфиева башкаруына күнеккән инде шул. Әле бу җырны Зәринә Хәсәншина да җырлый.

Зәринә дигәннән, Зәринә Асылкаевага бу юлы гөлләмә белән менүче булмадымы, әллә гримерка ягында буталып калдыммы соң?.. Һәр концерт саен аңа егетләр чәчәкләр бирүгә өйрәнеп беткән идек! Гомумән алганда да, җырчыларга гөлләмәләр бүләк итүчеләр сирәгәйде… Әллә инде чәчкәләргә бәяләр арттымы?

Кырым татар кызы Мелекның «Әниемә» дигән җырны җырлавы – йөрәкләргә бал да май булып ятты.. Флёра Сөләйманова җырын бозмыйча, шул ук рухта башкарды. Моңарчы тыңлаганым юк иде бу җырчыны, менә плейлистым тулыланды.

Барлыгы 30-40 чамасы җырдан торган 3 сәгатьләп барган тамашаны Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов алып бардылар. Ахырдан нәрсә әйтәсе килә: азагына кадәр зал тулы тамашачы булды. Димәк, концерт үз миссиясен үтәде.

Хәзер инде игеннәр чәчелдеме, Сабантуйлар марафонына аяк басабыз. Бу вакыт җырчылар өчен үзгә бер урак өсте инде!