Россиядә илнең барлык төбәкләрен колачлаячак зур патриотик акция башлана.
«Камчаткадан Калининградка кадәр» дип аталган проектка Россиянең 89 субъекты кушылачак.
Акция Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында һәм РФ Президенты Владимир Путинга ярдәм йөзеннән үткәрелә.
Проектның төп вакыйгасы – Бөтенроссия патриотик җыр конкурсы. Анда 14 яшьтән башлап иҗат коллективлары, вокалистлар, һәвәскәрләр һәм профессиональ башкаручылар катнаша ала.
Конкурс берничә номинация буенча үтәчәк:
– ялгыз җырлау;
– дуэт;
– ансамбль;
– хор.
Катнашучыларга рус телендә 3-4 минутлык патриотик яки рухи эчтәлектәге җыр башкарырга кирәк булачак.
Оештыручылар яшь категорияләрен дә билгеләгән:
– 14-17 яшь;
– 18-35 яшь;
– 36-55 яшь;
– 56 яшьтән өлкәннәр;
– катнаш төркемнәр.
Гаризалар 2026 елның 15 маена кадәр «Защитник» хәйрия фонды сайтында кабул ителә.
Конкурс финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 6 июньдә Саратов өлкәсенең Энгельс шәһәрендәге «Дружба» халык иҗаты үзәгендә узачак. Шунда ук акциянең төп патриотик җыры да тәүге тапкыр яңгыраячак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, инде 40тан артык төбәк уртак видеоклип өчен патриотик җыр яздыруда катнашкан.
Акция Россиянең әйдәп баручы хәрби уку йортлары, мәдәни учреждениеләре һәм көч структуралары ярдәмендә үткәрелә.