Россиядә 1 майдан ягулык салу станцияләре яңа кагыйдәләр буенча эшли башлаган. АЗСлар бары тик банк картасы белән генә түләүгә күчкән, түләүләргә контрольне көчәйткән һәм яңа иминлек таләпләрен керткән, дип яза «Вести».
Ягулыкка «тере акча» белән бары тик аерым кассаларда һәм аванс белән генә түләргә мөмкин. Моннан тыш АЗСта теләсә кайсы хезмәт өчен түләгәнлеккә чек бирү мәҗбүригә әйләнгән. Станция хезмәткәре, чек сукмаган килеш, бензин бирә алмый.
Ягулык тутыру өчен савытларга карата да өстәмә таләпләр кертелгән: хәзер аны маркировкалы, сертификацияләнгән канистрга гына салу рөхсәт ителә. Пластик шешәләр һәм махсус билгесе булмаган канистрлар кабул ителми. Шулай ук АЗС территориясендә ягулык колонкалары янында телефоннан сөйләшү тыела. Ягулык салганда двигательне сүндерү һәм машинаны кул тормозына кую мәҗбүри таләпкә әйләнгән.