#

Гөлназ Асаева үзенең иҗат төркеме белән юл һәлакәтенә очраган

  • Новости
  • 28.02.2026 13:33

Гөлназ Асаева үзенең иҗат төркеме белән бүген юл һәлакәтенә очраган. Бу хакта социаль челтәрдә аның әнисе — Лилия Биктимерова хәбәр итә.

"Гөлназлар бик каты юл һәлакәтенә юлыкты. Ике биючеләре нык җәрәхәтләнде, Бәләбәйдә хастаханәдә. Гөлназны да тикшерергә алып кереп киттеләр. Стәрлетамаклылар, зинһар аңлагыз, бүген сездә концерт булмый, кичектерелә", — ди ул.

Юлларда сак булсак иде!