Сәбәпсез көлү кешенең сәламәтлегендә зур проблемаларның яшеренеп ятуын аңлатырга мөмкин. Мәскәү дәүләт психология-педагогия университеты психологы Мария Куляцкая «KP.RU» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шулай дип белдергән.
«Кешенең урынсызга көлүе баш миенең сүзләрне дөрес «эшкәртмәвен» күрсәтә. Неврологик үзенчәлекләргә яки психикадагы тайпылышларга гына бәйле түгел бу. Көчле стресс вакытында яки психологик яктан зыян килгәндә дә шулай була», – дип аңлатып үткән белгеч.
Куляцкая әйтүенчә, психологиядә көлү – сүзләрсез генә аралашуның бер төре. Ул беркайчан да диярлек контрольгә бирешми һәм эчке «цензура»дан алданрак пәйда була, шуңа күрә «ялганламый».