#

Чаллылылар Мәскәү Сабан туен гөрләтте

  • Навигатор
  • 06.07.2026 12:32

Чаллылылар Мәскәү Сабан туен гөрләтте

Шәһәр хакимияте Коломенское паркында Сабантуен 16 ел уздыра.

4 июльдә Мәскәүнең Коломенское паркында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуе гөрләде. Аны карарга 250 меңнән артык кеше килде.

Чаллы делегациясе кунакларны «Туган авылым» мәйданчыгында каршы алды. Татар өенең хуҗасы – Татарстанның ахлык артисты Равил Галиев кунакларны сәламләде. «Мин дәрәҗәле кунакларны татар өенә чакырдым. Каршы алдым. Бу бик җаваплы эш», – диде Равил Галиев.

Кунакларны чәк-чәктән ясалган КАМАЗ йөк машинасының күчермәсе сокландырды. Мәскәү халкы аның тирәли җырлап- биеп әйләнде.

Мәскәү татарларын Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.

Артистлар Равил Галиев, Гөлдания Хәйруллина, Илнур Гомәров, Лилия Букеева, Инзилә Сәлимова, Лилия Муртазина (Бикмаева), Артур Маузер, Лия Шәмсина, Илзирә Ибраһимова, Нияз Хәмәтшин, Гөлназ Закирова, Наил Әнәсов, Ольга Лахнова, Алинә һәм Динә Гарифуллина, Айзилә Вахитова, «Болгар» бию театры, «Татарстан» ансамбле чыгыш ясады.

Кичке Сабан туй мәйданын Фирдүс Тямаев кыздырды.

Фотолар шәһр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды.