#

Татарстанның бер шәһәрендә 15 яшьлек яшүсмер Чулманда батып үлгән

  • Человек и Закон
  • 08.07.2026 11:58

Татарстанның бер шәһәрендә 15 яшьлек яшүсмер Чулманда батып үлгән

Бүген көндез Чаллыда фаҗига булган – 15 яшьлек яшүсмер Чулман елгасында батып үлгән.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, үсмер су коену өчен билгеләнмәгән урында суга төшкән. Кызганычка каршы, аны коткарып кала алмаганнар.

Һәлакәттән соң әлеге факт буенча процессуаль тикшерү башланган. Вакыйга урынына хәлләрне ачыклау өчен Чаллы шәһәре прокуроры урынбасары Марат Шрша килгән.

«Әлеге факт буенча алдан тикшерү органнары үткәрә торган процессуаль тикшерүнең барышы шәһәр прокуратурасы контролендә», – дип белдерделәр Татарстан прокуратурасында.

Хокук саклау органнары вакыйганың барлык шартларын ачыклый.