Казанда Россия – Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясе (АСЕАН) саммиты узган көннәрдә Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) 17 меңнән артык кеше кунак булган.
Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова әйтте.
"17 июньдә ЦУМга — 9 меңнән артык кеше, 18 июньдә – 8 меңнән артык кеше килде. Бирегә максатчан килүчеләрнең гомуми саны дүрт көндә 1,3 меңгә якын кеше тәшкил итте. Болар — республиканың икътисадый һәм мәдәни мөмкинлекләре күргәзмәсен караучылар", — диде ул.
Россия – АСЕАН саммиты көннәрендә Уникаль осталык үзәгендә Татарстан казанышлары күргәзмәсе ачылды, шулай ук мастер-класслар узды, дип искәртте министр. "Мастер-класслар делегация вәкилләренең тормыш иптәшләрендә зур кызыксыну уятты. Алар татар халкының милли ризыкларын әзерләп карады. Безнең милли брендлар кунакларда зур кызыксыну уятты", — диде Ирада Әюпова.