Чаллыда торак йортның 10нчы катыннан бер кыз егылып төшкән.
10 яшьлек мәктәп укучысы күпсанлы җәрәхәтләрдән фаҗига урынында ук үлгән.
Кызның әти-әниләре иртән эшкә киткән, ул квартирада үзе генә калган булган.
Кызның гәүдәсен шаһитлар тапкан, алар полиция һәм ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан.
Фаҗига урынында тикшерү төркеме эшли. Булган хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана, дип яза Челнинские известия.