7 июньдә Казанда узачак VK Fest кунаклар өчен инфлюенсерлар составын ачты. Фестиваль Казан Гаилә үзәге янында узачак.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, чарада популяр блогерлар һәм шоу-бизнес йолдызлары җанатарлар белән очрашачак, автограф-сессияләр үткәрәчәк һәм фотога төшәчәк.
Казанга килүе расланган кунаклар арасында: Клава Кока, Дима Масленников, Вики Шоу, Платон Горохов, Ян Топлес, Супер Стас, шулай ук «Импровизаторлар» шоу катнашучылары бар.
Элегрәк фестивальнең музыкаль лайнабы да билгеле булган иде. Сәхнәдә: FEDUK, Татьяна Куртукова, Сироткин, Ришат Төхвәтуллин, Дора, Zivert чыгыш ясаячак.
Оештыручылар сүзләренчә, фестивальдә концертлар белән генә чикләнмәячәкләр. Кунаклар өчен: лекцияләр, мастер-класслар, гаилә форматындагы күңел ачулар, һәм татар мәдәниятенә багышланган махсус мәйданчыклар әзерләнә.
Быел да фестивальдә аерым татар сәхнәсе эшләячәк, анда җирле артистлар чыгыш ясаячак.
VK Fest программасының калган өлеше фестиваль башланырга якынрак игълан ителәчәк.