#

Чирмешәндә юлга кар чыгаручыларны “аулый” башлыйлар

  • Человек и Закон
  • 11.02.2026 08:52

Чирмешәндә юлга кар чыгаручыларны “аулый” башлыйлар

Кар көрәгәндә мөһим бер кагыйдәне истән чыгарырга ярамый: йорттагы карны машина йөрү юлына этеп чыгару авыл җирлеген төзекләндерү кагыйдәләре буенча катгый тыела.

Бу гамәлләр юл хәрәкәтенә куркыныч тудыра: юллар тарая, кар көрәү техникасына эшләү кыенлаша, юл-транспорт һәлакәтләре һәм җәяүлеләрнең егылу куркынычы арта, юл чатларында һәм җәяүлеләр кичүләрендә күз күреме чикләнә.

-Чирмешән авылының Бакча, Татарстан, Курасанов, Кыр, Макаринская урамнарында яшәүчеләр арасында бу кагыйдәне бозучылар бар. Аларга карата җәза кулланылачак, — диде районның административ комиссиясе секретаре вазифаларын башкаручы Диләрә Сөнгатуллина. — Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылык каралган. Беренче тапкыр ачыклаганда, 2 000 сумнан 3 500 сумга кадәр штраф салына, ә ел дәвамында кабат хокук бозган очракта, штраф күләме 3 500 сумнан 5 000 сумга кадәр җитә.

Карны юлга чыгарганчы, аны үз участогыгызда — койма буена, бакчага яки башка урынга җыю сорала. Чиста юллар — һәрбарчабызның иминлеге.